Әлмәт укучыларын наркотикларга мәҗбүри тикшерәчәкләр

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелгән. Хәзер мәктәп укучыларын наркотикларга мәҗбүри рәвештә тикшерәчәкләр.

Әлеге идеяны гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча Дума комитеты әгъзасы депутат Ирина Чиркова тәкъдим иткән.

Әлегә кадәр балигъ булмаган баланы наркотикларга тикшерү өчен әтисенең яки әнисенең рөхсәте кирәк иде. Депутат исә баладан анализлар алгач кына аларга хәбәр итәргә кирәк дип саный. Ә аларның ризалыгы баланы наркотиклардан дәвалаган очракта гына кирәк булачак.

"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International