Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Илдар Халиков: “Бүгенге вәзгыять шартларында гражданнарның барлык төп мәнфәгатьләрен кайгырту зарур”
2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
Бүгенге катлаулы икътисади вәзгыять хезмәт базарын какшата алуы белән хафаланырга мәҗбүр итә. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында шулай дип белдерде. Хөкүмәт башлыгы ассызыклаганча, икътисади шартлар министрлык тарафыннан башкарыла торган эшнең әһәмиятен тагын да арттыра.
Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, тармак белгечләре катнашты.
Төп доклад белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Ул чыгышында билгеләп узганча, министрлыкка кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыруга аеруча өстенлекле игътибар юнәлтергә кирәк булачак. Вакытлыча мәшгульлеккә, эштән азат ителү алдында торган затларның стажировкасына игътибар биреләчәк. Министр сүзләренә караганда, акча бүлеп бирү буенча федераль үзәк таләпләре шактый катгый, аларның игътибар үзәгендә – чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебезнекен булдыру белән шөгыльләнүче, чит ил эшче көчләрен безнекеләргә алмаштыру яклы булган предприятиеләр.
Илдар Халиков министрлык эшчәнлегенә бәя биреп, 2014 нче елда тармак алдында торган төп бурычларның тулы күләмдә үтәлгәнен билгеләп узды. Хөкүмәт җитәкчесе кайбер социаль-икътисади күрсәткечләргә тукталып, демографик вәзгыятьтәге уңай динамикага игътибарны юнәлтте. Премьер-министр агымдагы елда хезмәт базарындагы вәзгыятьнең какшавы ихтималлыгына хафаланырлык урын булуына ишарәләп: “Кадрлар потенциалын саклап калу һәм хезмәт базарында тотрыксызлыкка юл куймау өчен, 2008-2009 нчы еллар кризисы барышында тупланган тәҗрибәне тулысынча эшкә җигү зарур”, - дип белдерде.
Илдар Халиков әйтүенчә, министрлык республика предприятиеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә ярдәм итү процессының инициаторы булырга тиеш. Премьер-министр хезмәт базарын үстерүне әһәмиятле бурыч итеп билгеләде. “Яңа эш урыннарын булдыру мәсьәләсендә кече һәм урта бизнес һаман да өстенлекле булып кала. Соңгы елларда кече һәм урта бизнес тулаем төбәк продуктының чирек өлешен били. Ә иң катлаулы икътисади чорларда халык эшмәкәрлек мөмкинлекләренә күз ташлый”, - дип Хөкүмәт башлыгы мәшгульлек органнарын кешеләргә кече бизнесның әзер проектларын тәкъдим итәргә өндәде.
Илдар Халиков агымдагы елның гыйнварында хезмәт хакы буенча түләнмәгән бурычның артуына карата борчылуын белдерде. Хезмәт хакының вакытында түләнүен тәэмин итү мәсьәләсендә ул предприятие җитәкчеләре белән актив һәм катгый төстә эшләргә кирәклеген әйтте.
Хөкүмәт җитәкчесе катлаулы икътисади шартларның социаль ихтыяҗларга чыгымнарны арттыруга киртә булуын да ассызыклап үтте, әмма социаль программалар барысы да гамәлдә калдырылачак. “Без социаль проектларны туктатмаячакбыз, алар барысы да үз көчендә калачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карар кылган иде. Бу эшне дәвам иттерәчәкбез”, - дип ышандырды Илдар Халиков.
"Бүгенге вәзгыять шартларында гражданнарның барлык төп мәнфәгатьләрен кайгырту зарур”, - дип, Премьер-министр хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз