Район башлыгы Камы-Исмәгыйль авылында хисап җыелышында катнашты

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Камы-Исмәгыйль авылында гражданнарның хисап җыелышында катнашты. Җыелышны ачканда ул Бөек Ватан сугышы ветераннары Шәйхразый Ризванов белән Фәрит Шәрифуллинны “Авылның мактаулы гражданы” исеме бирелү белән котлады.

Эшләнгән эшләр турында докладлар белән авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтов, “Чагылтау” ҖЧҖ директоры Гомәр Нәбиев, авыл ветераннар советы рәисе Сәвия Сәлемгәоәева чыгыш ясады.

Бүгенге көнгә яңа зиратның ихатасы алыштырылган, быел Камы-Исмәгыйль республиканың иң яхшы авыллары рәтенә кергән һәм 1 миллион сумлык грант алган. Ул акчага Мәснәвиев урамында 569 метр асфальт салынган. Авылда чисталык саклауга зур игътибар бирелә, экологик чаралар үткәрелә. Рауль Дәүләтов үзенең чыгышында зур ярдәм күрсәтүләре өчен нефтьчеләргә, район җитәкчелегенә, депутатларга зур рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Мәҗит Хаҗипов районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды. Авыл тормышында, авылны төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен авыл башлыгына, депутат Илшат Вәлиевкә, “Чагылтау” хуҗалыгы җитәкчесенә рәхмәт сүзләре әйтте.

Җыелышта Түбән Мактама полиция бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Хатип Мөхәммәтганиев та чыгыш ясады, район һәм авыл җирлеге территориясендәге оператив вәзгыять белән таныштырды.

Җыелыш ахырында авыл кешеләре эшләнгән эшләр өчен рәхмәт әйттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Мәҗит Салихов күтәрелгән мәсьәләләр тиешле хезмәтләрнең белгечләре тарафыннан караласына ышандырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International