“Нефтяник” “Ижсталь”не бирелергә мәҗбүр итте

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
26 гыйнварда Әлмәттә Югары хоккей лигасының чираттагы турында “Нефтяник” командасы “Ижсталь” хоккейчылары белән очрашты. Әлмәтлеләр плей-оффка чыгу өчен бик нык тырышалар: хәзергә алар 20нче урында гына, ә плей-оффка эләгү өчен 16нчы урыннан да калмаска кирәк. “Ижсталь”нең ул яклап борчыласы түгел, алар таблицаның югарыгы өлешендә. Әллә шуның да тәэсире булды, әлмәтлеләр зур исәп белән җиңүгә ирештеләр: уен ахырында таблода 6:1 саннары янып тора иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International