Өстәмә Мәскәү - Казан - Мәскәү авиарейсы кертелде

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
"Казан" Халыкара аэропортының кышкы расписаниесендә "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясенең Мәскәү - Казан - Мәскәү маршруты буенча яңа өстәмә рейсы гамәлгә керде. Авиапассажир йөртүче 30 гыйнвардан башлап җомга һәм якшәмбе көннәрендә даими рейслар үти башлый.

Самолет җомга көннәрендә Мәскәүдән (Домодедово) 18.40та кузгала, 20.00дә Казанга килеп төшә. Казаннан 21.00дә китә, Мәскәүгә 22.35тә барып җитә.

Якшәмбе көнне Мәскәүдән (Домодедово) 21.10 та кузгала, 22.35дә Казанга килеп төшә. Дүшәмбе Казаннан 07.00дә китә, Мәскәүгә 08.35тә барып җитә.

Рейсларда 160 кеше сыйдырышлы Airbus A320 самолетлары оча, дип хәбәр итә "Казан" Халыкара аэропортының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International