Татарстанда 2015 елның җәенә кадәр эштән азат ителергә тиешле кешеләр саны арта

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
ТР мәшгульлек хезмәте органнарына эш бирүчеләр тапшырган 28 гыйнвар мәгълүматларына караганда, 2015 елның гыйнвар-май айларында, Татарстанда хезмәткәрләр штатын кыскарту белән бәйле рәвештә, 2401 кешене эштән азат итү ниятләнә.

Искәртеп узабыз: элек шул чорда 2362 кеше эшсез калачак, дип хәбәр ителгән иде. 28 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, эш бирүчеләр инициативасы буенча 4598 кеше тулы булмаган эш көне һәм тулы булмаган атна режимында эшләгән. Эш белән тәэмин итүчеләр гаебе аркасында 472 кеше эшсез торган, 105 кеше үз хисабына ялда булган, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International