“Сандугач сайрар илем” фестивалендә

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Республиканың нефть төбәгендә “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестивале инде 18 тапкыр үтә. “Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды быел да күп этаплы марафонны башлап җибәрде. Ул “Азнакайнефть” идарәсенең “Березка” балалар сәламәтләндерү лагеренда җыр бәйгесе белән башланып китте. 5нче гимназиянең 7нче сыйныф укучысы Раил Әхмәтов быел бу конкурста беренче тапкыр катнашты һәм 83 кеше катнашкан конкурсның дипломанты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International