Әлмәт Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган бөтенроссия көрәш турнирына әзерләнә

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры быел Әлмәт җирендә рәттән өченче тапкыр үтәчәк. Быел ул Бөтенроссия колачы ала. Әлмәттә район башлыгы Мәҗит Салихов булышлыгы белән көрәшне җәелдерү һәм пропагандалау буенча зур эш алып барыла.

Турнирга әзерлек мәсьәләсе район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә башкарма комитеттагы утырышта каралды. Анда Бөтенроссия “Көрәш” федерациясенең башкарма директоры Рафил Әхмәтханов һәм шәһәр хезмәтләренең вәкилләре катнашты.

Бөтенроссия турниры яшь буенча ике категориядә (1997-1998 елда туган яшьләр һәм шуннан олыраклар) үтәчәк. Турнирда Казанда гыйнвар ахырында сайлап алу ярышларын үткән көрәшчеләр катнашачак.

Абруйлы бәйгедә Әлмәт командасы да катнаша. Безнекеләр Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән турнирда дүрт ел рәттән җиңүче булды.

Быел көрәшчеләрнең бил алышы 6-8 февраль көннәрендә үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International