“Батырлар” тапшыруында Әлмәт көрәшчеләре турында сөйләделәр

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Быел ТНВ каналында “Батырлар” тапшыруы яңартылды. 25 гыйнвар чыгарылышында тапшыруда 2014 елга йомгак ясалды. Тапшыруның кунагы ТР “Көрәш” федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин булды. Ул Татарстан көрәшчеләренең иң зур уңышлары турында сөйләде.

Эфир кысаларында шулай ук көрәш буенча Россия чемпионатында командалар арасында беренче урын яулаган җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү вакытында төшерелгән видеоматериал да күрсәтелде.

Тапшыруда аерым кисәк булып Әлмәт көрәшчеләренең уңышлары билгеләп үтелде. Безнең көрәшчеләр ел дәвамында иң зур һәм абруйлы турнирларда җиңүче булдылар. Алар лидерлыкларын инде берничә ел рәттән раслап киләләр. Равил Хәйруллин үзенең чыгышында Әлмәтне Татарстанның Көрәш башкаласы дип атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International