Россия Ислам институты телләр өйрәнү курсларына чакыра

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Россия Ислам институтында татар теле, татарлар тарихы һәм Ислам дине нигезләре буенча бушлай курслар ачыла.

Курсны тәмамлаучылар татар телендә сөйләшә, изге Коръәнне гарәп телендә укый беләчәк һәм дин, татар халкының килеп чыгышы тарихы турында күзаллауга ия булачак, дип ышындыра оештыручылар.

Шулай ук төрек теле буенча да курслар үткәрелә. Алар төрек телен башлап өйрәнүчеләр өчен оештырыла.

Дәресләргә җенесе, яше һәм гражданлыгына карамастан, барлык теләүчеләр чакырыла. Курсларның икесе дә 2 февральдә башланып, 3 ай буе атна саен кичке вакытта уздырылачак. Лекцияләр курсы тәмамланганнан соң, барлык теләүчеләргә сертификат биреләчәк.

Оештыру җыелышы 2 февральдә 17:00дә РИИ бинасында Казан шәһәре, Газ урамы, 19нчы йорт, 305нче бүлмә адресы буенча уздырыла, дип хәбәр итә әлеге дини уку йортының матбугат хезмәте.

Элемтә телефоннары: 8 927 24 23 578, 8 927 422 17 51(татар теле, тарихы, Ислам нигезләре курслары буенча); 8927 41 66 010 (төрек теле курслары буенча).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International