Дәүләттән - кайгыртучанлык, фермерлардан активлык кирәк

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Алга киткән кайсы гына чит илне алсаң да, авыл хуҗалыгында продукция җитештерүнең нигезен фермер хуҗалыклары тәшкил итә. Фермерларның дәрәҗәсе дәүләт югарылыгында. Кызганычка каршы, Россиядә әлеге вәзгыять күп еллар дәвамында башкачарак алып барылды. Җирле продукция җитештерүчеләргә матди ярдәм күрсәткәнче, әзер продукцияне чит илдән кайтарту күп структуралар өчен дә, илнең икътисады өчен дә файдалырак булды. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ булмау сәбәпле, гөрләп эшләп килгән хуҗалыкларның таркалуы сәяси югарылыкта беркемне дә борчымады. Нәтиҗәдә, колхоз-совхозлар таркалды, кешеләр авыл хуҗалыгында эшләүдән бизделәр, аның абруе да калмады. Бу бер -ике адым артка чигенү, якын тарихка күзәтү ясау иде.

Инде хәзерге хәлгә килгәндә, берничә ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, шул исәптән фермерларга да матди ярдәм күрсәтү дәүләт югарылыгында карала башлады. Төрле программалар, Грант системасы уйлап табылды.

Авырлыклар белән булса да, фермер хуҗалыклары көн итәргә тырыша. Бүгенге сәяси вакыйгалар дулкынында Әлмәт районы фермерлары ничек яши соң? 2015 нче елга нинди бурыч, максатлар куялар? 28 январь көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов белән булып узган киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды. Әлмәт районында 60 фермерлык хуҗалыгы исәпләнә. Шуларның 31е - үсемлекчелек, 21е үсемлекчелек һәм терлекчелек, 8е бары тик терлекчелек белән генә шөгыльләнә. Районда 124 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. Шуларның 17 мең гектары, ягъни 19 проценты фермерлар өлешенә туры килә.

2014 ел дәвамында район фермерлары тарафыннан 20 130 тонна бөртекле культура, 1402 тонна бәрәңге, 147 тонна яшелчә, авыл хуҗалыгы продукциясеннән 32 232 ц сөт, 1 625 ц мөгезле эре терлек ите, 143 ц дуңгыз ите, 10,40 ц кош ите, 50 ц сарык ите җитештерелгән. 2011 елдан башлап барлыгы 10 фермер хуҗалыгы 14 598 мең сумлык грант алуга ирешкән.

"Әлмәт" фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциясе рәисе Шакирҗан Милаев үзенең докладында агымдагы елда кабул ителгән яңа программаларга да тукталды. Быел бәрәңге үстерергә теләүчеләргә гектарына 20 мең, кишер һәм кәбестә үстерүчеләргә 30 мең сум күләмендә субсидия каралган. Савым сыерлары алырга теләүче фермер һәм шәхси йорт хуҗалыклары 1 баш өчен 15 меңгә кадәр субсидия алырга мөмкин. Авыл җирлегендә хисап кенәгәсенә кертелгән мал башын 5 ел дәвамында киметмәү төп шарт булып тора. 4 баштан артык сыеры булганнарга бушлай савым аппараты да бирелә.

Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр арту бер яктан сөендерсә, ягулык-майлау материалларына, техникага бәяләр арту борчу тудыра. Запас частьләр һәм техникага бәяләр уртача 40-45 процентка күтәрелгән. Фермерларның бөтен ышанычы инде әллә ничәнче тапкыр сүтеп җыелган әлеге дә баягы шул иске техникаларда. Элиталы, яхшы уңдырышлы орлыклар алам дисәң дә кесәңнең шактый калын булуы кирәк.

Мәҗит Салихов ассызыклап үткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ булудан файдаланып, хуҗалык итүнең барлык формаларын кулланырга кирәк. "Шәхси хуҗалыклар һәм фермерларның эшли торганнары гаять зур резервка ия, дип саныйм. Алар үзләрен тәэмин итәргә һәм башкаларны да ашатырга сәләтле кешеләр. Бу категориягә кергән кешеләргә ярдәм күрсәтү төрле программалар нигезендә алып барыла. Беренче чиратта, фермерларның үзләренә активрак булу, бу өлкәдәге барлык яңалыкларны вакытында белеп файдалану зарур,"- дип белдерде район башлыгы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов үзенең чыгышында идарә белгечләре тарафыннан куркынычсызлык, хезмәтне саклау кагыйдәләре, агрономия, терлекчелек буенча даими рәвештә укулар уздырылуын әйтеп узды. Кызганычка каршы, укулар оештырылсын иде, дигән тәкъдим яңгыраса да, бу процесста катнашкан фермерлар бармак белән генә санарлык. Аларның терлекчелек буенча үз вакытында отчетлар бирмәүләре дә идарә, статистика бүлегенең эшенә тоткарлыклар ясый.
Киңәшмәдә фермерлар ветеринария хезмәте, райпо вәкилләренә дә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Районның баш ветеринары Рашат Салахов сүзләренә караганда, мөгезле эре терлекне йорт янында сую, итне сатуга чыгармаганда, май аена кадәр озайтылган. Район буенча мал сую өчен махсуслашкан 4 урын бар. Итне халыкка саткан очракта, аның махсус урыннарда эшкәртелүе һәм ветеринарлар тарафыннан тикшерелүе шарт.

Райпо җитәкчесе Җәмил Насретдинов сарык тиреләрен җыю һәм саклау өчен кооператив базасында мөмкинлекләр булуын хәбәр итте. Тире күпләп булганда урыннарга барып алу да оештырылган.

"Ак Барс" һәм "Сельхозбанк" вәкилләре фермерлар өчен бер дә сөенечле хәбәр әйтмәделәр. Үзәк банкта процент ставкалары арту сәбәпле, льготалы дип аталучы кредит алу да бик кыйммәткә чыга.

Очрашу ахырында фермерлар Пенсия фонды, Салым инспекциясе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Фәрдия ХӘСӘНОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International