Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанга Россиянең кризиска каршы программасына актив кушылырга кирәк”
2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
«Татнефтехиминвест-холдинг»та ТР нефть, газ һәм химия комплексында 2014 ел нәтиҗәләрен һәм чит илләрдән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукцияне үзебездә җитештерү мәсьәләсен карадылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучылар игътибарын РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы программасына актив кушылуга һәм Татарстан предприятиеләреннән тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтте. Ул төп бурыч итеп базарны саклау һәм чит илгә товар чыгаруны арттыруны атады. Аның сүзләренә караганда, машина төзелеше һәм кече бизнес авыр хәлдә. Процент ставкалары югары булган банк кредитларын алу - проблемалы мәсьәлә. ТР Президенты тармак министрлыкларына кризиска каршы программа һәм читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү буенча чаралар кысаларында ташламалар алу өчен перспективалы проектларны анализлауны йөкләде.
Ул, этилен комплексы булдыру, “Казаньоргсинтез”ны чимал белән тәэмин итү, “ТАНЕКО” да һәм “ТАИФ-НК” да нефтьне тирәнтен эшкәртү кебек мөһим проектларга игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук ягулык элементларының перспективалы темасы белән шөгыльләнергә тәкъдим итте: аның өчен водородны арзан бәядән сатып алу юлын табу зарур. Шулай ук авиа һәм автомобиль төзелеше өчен нанотехнологияләр нигезендә яңа материаллар, электромобильләр булдыру зур перспективага ия, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул 5-10 елдан ни буласын төгәл күзалларга өндәде. 2014 елда Россиядә сәнәгать җитештерү үсеше шуңа кадәрге елга карата 101,7 процент булганда, Татарстанда бу күрсәткеч 100,6 процент тәшкил итте.
Республиканың нефть, газ һәм химия комплексында үсеш 3,5 процент дип бәяләнә, бу нефть продуктлары җитештерү күләме артуы белән аңлатыла, дип белдерде үз докладында «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин.
Гомумән, ТР нефть, газ һәм химия комплексы 970 млрд сумлык продукция саткан, бу 2013 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 8 процентка күбрәк. Ел нәтиҗәләре буенча республикада нефть табышы 33 млн тоннадан арткан. “Татнефть” табышын 0,4 процентка арттырган, ә кече нефть компанияләре – 2 процентка. «ТАИФ-НК» заводы җитештерү күләмен 1,5 процентка арттырган, табышын – 4 процентка, дип белдерде «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры.
Соңгы 20 елда беренче тапкыр Татарстан химия производствосында продукция, шул исәптә каучук, поликарбонат, тиокол, чыгару күләме кимү күзәтелгән. Полистирол һәм техник углерод җитештерү күләмендә үсеш билгеләнгән. «Нижнекамсктехуглерод» җитештерү күләмен 10,7 процентка арттырган. 110,7 мең тонна техник углерод чыгарылган. “Нижнекамскнефтехим” җитештерү күләмен 2,7 процентка арттырган һәм 133 млрд сум табыш алган. 2013 ел белән чагыштырганда, саф табыш 1,5 тапкыр арткан.