Әлмәт журналисты – җиңүче!

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган “Мәдәният” республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Анда коллегабыз, “Әлмәт таңнары” газетасы корреспонденты Ләйләгөл Минаева җиңү яулады. Ул 2014 ел йомгаклары буенча “Шәһәр, район, корпоратив басмаларда мәдәният темасын иң яхшы яктыртучы журналист” номинациясендә дипломга ия булды. Бүләкне Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды.

Әлмәт муниципаль район башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International