Казанда “Мин Пәйгамбәребезне яратам” акциясе үткәреләчәк

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
30 гыйнвар көнне җомга намазыннан соң 12.30да Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә “Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе була. Чара Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, Пәйгамбәрләрне сурәтләгән карикатураларга ризасызлык белдерү максатыннын оештырыла.

Җомга намазыннан соң мөселман активистлары мәчеткә килүчеләргә Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре һәм флажоклар таратачак. Акциягә килүчеләр каршында Татарстанда билгеле дин әһелләре чыгыш ясар дип көтелә.

Кол Шәрифтә башланып киткән акция Казанның һәм Татарстанның башка мәчетләрендә дә дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр акцияне оештыручы ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International