Түбән Мактамада фермерлар арта

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Әлмәтнең Түбән Мактама бистәсендә, шәхси хуҗалыкларны үстерү максатыннан, 2013 елда 35, 2014 елда 28 кредит алганнар.

Бу ташламалы кредитларны халык, башлыча, мөгезле эре терлек алуга, техника яңартуга һәм каралты-кураларны төзекләндерүгә тоткан. Ә менә Наил Зәйнуллин былтыр фермер хуҗалыгы булып теркәлгән. Әлегә чаклы ул артык зур булмаган абзарында мөгезле эре терлек, тавыклар, күпләп казлар, куяннар асраган. Аның күпләп великан токымлы куяннар, сыерлар асрарга исәбе бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International