РФ Премьер-министры кризиска каршы планның төп пунктлары турында карар имзалады

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең кризиска каршы планының төп пунктлары турында карар имзалады, дип белдерә ТАСС.

Документның тулы тексты бүген Хөкүмәт сайтында дөнья күрәчәк, диде Премьер-министрның матбугат секретаре Наталья Тимакова.
Аның сүзләренә караганда, бүген Дмитрий Медведев Россия федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсен үткәрәчәк, анда планны гамәлгә кую буенча төбәк аспектлары турында сүз барачак.

Моннан тыш, бүген премьер “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары белән очраша һәм планны кабул итү өчен нинди закон проектларына ихтыяҗ булуы хакында фикер алышу планлаштырыла”, - дип белдерде Тимакова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International