“Римера” төркеме Әлмәттә консигнацион складлар ача

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Шул хакта “ТМС групп” идарәче компаниясе белән (ул “Татнефть” ААҖнә сервис хезмәте күрсәтүче “ТаграС-холдинг” төркеменә керә) килешүгә ирешелде.

Әлмәттәге ике консигнацион складта Ижевск машина төзү заводында чыгарыла торган буровой ачкычларына һәм сиртмәле станок редукторларына кирәкле запас частьларның 50 төре булачак. Бу исә “Татнефть” чыганакларында файдаланыла торган җиһазларга вакытында ремонт ясау һәм хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудырачак.

“ТМС групп” тарафыннан елга 100 миллион сумлык запчастьлар сатып алыначак, ә продукциянең заказчыга якын урнашуы нефть җиһазларын кичекмичә төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Алга таба шундый ук складны Лениногорскида да ачарга планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International