“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, без күп балалы яшь гаилә, торыр урыныбыз юк. Безнең торак шарталын яхшыртырга нинди программалар бар, кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

Җавап: ӘМР советы карары белән гаиләләр бер кешегә туры килгән торак мәйданы 15 кв.метрдан артмаган хәлдә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә кертелә. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә кертелү өчен гаиләгезнең бер кешегә туры килә торган керемнән һәм милек өлешеннән чыгып аз тәэмин ителгән дип танылуы шарт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International