ТР хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе башлыгы Альбинә Шәвәлиева Әлмәттә булды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Әлмәткә эш визиты белән ТР хөкүмәтенең ЗАГС идарәсе башлыгы Альбинә Шәвәлиева килде. Визитның максаты – Әлмәт ЗАГС идарәсенең эшчәнлеге белән танышу.

Альбина Шәвәлива район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Ул Әлмәт ЗАГС идарәсе эшендәге уңай моментларны – туучылар санының артуын, никахларның таркалуы аз булуын билгеләп үтте.

Очрашу барышында шулай ук туу турында таныклык язу һәм перинаталь үзәкләрдә үк социаль иминият таныклыклары бирүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Визит барышында Альбина Шәвәлиева шулай ук күп функцияле үзәктә һәм башка объектларда булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International