Әлмәттә быел беренче тапкыр вакансияләр ярминкәсе була

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәттә быелгы беренче вакансияләр ярминкәсе 5 февральдә була.

Анда теркәлгән барлык эшсезләр, шулай ук эш бирүчеләр чакырыла. Мәшгульлек үзәге вәкилләренең хәбәр итүенчә, 8 март алдыннан хатын-кызлар өчен вакансияләр ярминкәсе булачак.

Белешмәләрне түбәндәге адреста алырга була: Герцен урамы, 86а йорт, 208 һәм 209нчы кабинетлар. Телефон 32-34-95.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International