ТР мәгариф һәм фән министры гражданнарны кабул итә

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда белем бирүне оештыруга карата актуаль сораулар буенча 28 гыйнварда 10-13 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итә.
Моның өчен "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7нче йорт адресы буенча урнашкан төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе сайланган.

8 (843) 238-10-00 телефон номерына шалтыратып, кабул итүгә алдан язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International