Дәүләт һәм муниципаль җирләрне урлау күренешләренә каршы актив көрәш алып барыла. Соңгы ике елда гомуми мәйданы 100 гектардан артык җир участогын законсыз тартып алу фактлары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, җир биләмәләренең хәтта кадастр бәясе дә 200 млн сумнан артык, базар бәясе берничә мәртәбә кыйммәт.
Павел Николаев әйтүенчә, “Боровое” ял базасының дача кулланучылар кооперативы рәисе Әхмәдиева берүзе генә дә урман фондының җир биләмәләрен законсыз тартып алу өчен документлар ясап, дәүләткә 31 млн сумлык зыян китергән. Хәзерге вакытта ул җинаять җаваплылыгына тартылган.
Тагын бер эш буенча Росреестр хезмәте Лаеш районы бүлекчәсенең элеккеге җитәкчесенә карата җинаятьчел гамәлләрнең 30 дан артык эпизоды ачыкланган. Башлангыч тикшерү дәвам иттерелә.
“Безнең алда балаларга карата җинаятьләргә каршы көрәш мәсьәләсе, элеккечә, кискен булып кала. Былтыр 300 дән артык балигъ булмаган бала җинаять корбаны булды. Безнең тикшерүчеләр тарафыннан шушы категориядәге җинаятьләр буенча 434 эш кузгатылды”, - дип белдерде идарә җитәкчесе. Ул Түбән Кама шәһәренең тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерелгән Муллинга мөнәсәбәттәге җинаять эшен мисалга китерде. Җинаятьче, кечкенә яшьтәге 7 балага карата сексуаль характердагы азгынлык һәм көчләү гамәлләре кылган өчен, суд каршына баскан. “Тулаем алганда, Тикшерү идарәсе тарафыннан җитди эш башкарылган: 190 нан артык җинаятьче суд алдында җавап тоткан.
Павел Николаев билгеләп үткәнчә, Тикшерү идарәсе үзенең экспертиза-криминалистика лабораториясе базасында суд экспертизаларының иң югары технологияле һәм катлаулы төрләренең берсе – молекуляр-генетик экспертиза оештыру өчен барлык шартлар тудырылган. “2014 нче ел дәвамында безнең экспертлар Татарстан гына түгел, Идел буе федераль округының башка субъектлары тикшерүчеләре өчен дә 400 дән артык молекуляр-генетик экспертиза уздырган. 4 меңгә якын объект тикшерелгән, 100 дән артык затның җинаять кылуга катнашы булуы ачыкланган.