Иң яхшы укытучыларны кызыксындыру өчен Татарстан федераль бюджеттан 5,2 млн сум алачак

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан быел иң яхшы укытучыларны кызыксындыру өчен федераль бюджеттан 5,2 млн сум субсидия алачак. Бу хактагы документка РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды. Документта әйтелгәнчә, акчалата шулай кызыксындыру укытучыларның укыту-тәрбия эшчәнлеген стимуллаштырып, аларның иҗат һәм һөнәри потенциалын үстерүгә булышлык итәчәк.

Ил буенча субсидияләрнең гомуми күләме 200 миллион сум булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International