Әлмәт предприятиеләрендә берничә бәхетсезлек очрагы булган

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
ТР мәшгульлек, социаль яклаау һәм ТКХ министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында хәбәрләр чыгаруын дәвам итә. 17-23 гыйнварда булган оператив мәгълүматларга караганда, 8 авыр очрак, 2 үлем очрагы һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

17 гыйнварда “ТМС Трубопроводсервис” ҖЧҖ эшчесе эш урынына барып җиткәнче аңын югалтып егылган, шунда гомере өзелгән.

Әлмәттә тагын бер очрак теркәлгән. 20 гыйнварда “Компьютерный мир” ҖЧҖ электромонтеры транспорт роликлары буенча торба этеп барганда уң кулының бармакларын торбалар арасына кыстырган, нәтиҗәдә бармак буыннарын сындырган.

Ямаш технологик транспорт идарәсенең баш инженер урынбасары административ бинаның баскыч маршында егылып авыр травма алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International