90 студент һәм аспирант ТРның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары булды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Татарстан хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән минстры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

2014 ел нәтиҗәләре буенча 90 кеше ТР махсус дәүләт стипендиясен алачак: 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белем бирү оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты. Аларның күбесе, 70 кеше, Казанда укый. Аспирантлар өчен махсус дәүләт стипендиясе күләме 33,3 мең, вуз студентлары һәм хәрби училище курсантлары өчен - 27,8 мең, урта махсус уку йортлары студентлары өчен 16,7 мең сум тәшкил итә.

Искәртеп узабыз: ТР махсус дәүләт стипендиясе 1998 елда, һөнәри белем алуда дәүләт ярдәмен арттыру, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм үстерү максатында, гамәлгә куелган иде. Ул укуда һәм фәнни эшчәнлектә казанышларга ирешкән югары һәм урта махсус уку йорты студентларына бирелә.

"Бүген бу залга үзләренең интеллектлары, сәләте, энергиясе белән республиканың яшь интеллектуаль һәм иҗади элитасы исемен яулаган студентлар, яшь галимнәр җыелган", - дип белдерде ТР Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, ел саен махсус дәүләт стипендиясен алырга теләүчеләр саны арта. "Залда җыелучылар турында белешмә мәгълүматны укып, сезгә сокланам һәм сезнең белән горурланам дия алам", - дип канәгатьлек белдерде И.Халиков һәм сайланган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшләүне дәвам итәргә өндәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International