Якташыбыз 11 миллион 97 мең сум акча откан

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Казанда яшәүче Альбина Т. “Гослото 5 из 36” лотереясында җиңгән. Ул 11 097 765 сум акча откан.

Кыз финанс консультанты булып эшли, аның семинарлары илнең төрле төбәкләрдә уздырыла. Новосибирскида үткән шундый семинарларның берсендә аңа “очраклы рәвештә кулга килеп кергән акча белән нишләргә?” дигән сорау бирәләр. Бу урында көчле дискуссия башлана, шунда берәү барысына да лотереяда катнашырга тәкъдим ясый. Семинарда катнашкан бөтен халык планшетларыннан Интернетка чыгып, тиз арада лотереяда уйнап ала. Шулай итеп, безнең якташыбызга бәхет елмая.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International