2014 елда ТР юл хуҗалыгын финанслауга 33 миллиард сум акча тотылган

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
2014 елда ТР юл хуҗалыгын финанслауга 33 миллиард сум акча тотылган. Аларның 21 миллиард 722 миллион сумы - республика бюджетыннан, 411 миллион сумга якыны - ТР гомум кулланылыштагы юлларда юл эшләре программаларын тормышка ашыруга бүленгән федераль бюджет субсидияләре.

Моннан тыш, федераль бюджеттан 10 миллиард 258 миллион сум акча Татарстан территориясеннән узучы автомобиль юллары һәм алардагы ясалма корылмаларны төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тотуга бирелгән. ТР бюджетыннан бүленгән 80 миллион сум акча "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" ярдәмче программасы һәм башка чараларны тормышка ашыруга тотылган. 850 миллион сум муниципаль юл фондлары акчалары хисабына җирле гомум кулланылыштагы юлларны карап тотуга бүленгән.

Барлык программалар буенча да төзү-монтаж эшләре тулы күләмдә башкарылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International