Кыш бабайның хушлашу призына эстафета үткәрделәр

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
22 гыйнварда “Ямашнефть” идарәсе прогимназиясендә “Кыш бабайның хушлашу призына эстафета” дигән спорт бәйрәме оештырылды. Ярышта прогимназиядән, 27нче “Ладушки”, 50нче “Ләйсән” балалар бакчаларыннан әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар командалары катнашты. Балалар йөгерүдә, сикерүдә, ыргытуда һәм кызыклы дизайнерлыкта рәхәтләнеп көч сынаштылар. Дуслык җиңде!

Бәйрәмдә шәһәрнең физкультура инструкторлары, Кыш бабай, Универсиада-2012 барсы, 1нче мәктәпнең спортчы-акробатлары хөрмәтле кунаклар булып катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International