Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә Әдәбият елын ачу тантанасы үтте

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
22 нче гыйнвар көнне Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә Әдәбият елын ачу тантанасы булды. Тантанага шагыйрә Клара Булатованы чакырдык. Укучыларыбыз шигырьләрендә “Клара Булатова иҗатында табигать” темасын ачтылар. “Хәзинә” түгәрәге куйган спектакль бигрәк тә күңелләргә хуш килде. Клара апаның укучыларга әйткән сүзләре, сугыштан соңгы чордагы күргән авырлыклары, һичшиксез, йөрәктән йөрәккә барып җитте.

Әдәбият елында, укучыларга үз сәләтләрен күрсәтеп, зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.

ӘМР мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International