Р.Фәхреддиннең тормышы викторина сорауларында

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
"Без танылган галим һәм мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тормышы турында ни дәрәҗәдә беләбез?", "1 нче гимназия Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртергә лаеклымы?" 26 январь көнне 1 нче гимназиядә уздырылган чара нәкъ менә әлеге сораулар белән башланып китте.

Әлмәтнең татар телендә белем бирүче иң абруйлы мәгариф учреждениесенең 20 елдан артык тарихы бар. Шушы ике дистә вакыт эчендә гимназия милли мәгарифне үстерү, зыялы татар яшьләрен тәрбияләү юлында армый- талмый хезмәт итә. Соңгы берничә елда алып барылган вәзгыять нәтиҗәсе буларак, исеменнән татар гимназиясе дигән сүз алып ташланса да, бу юнәлештәге эшчәнлек бер генә көнгә дә тукталмады. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия дип аталучы белем учагы үзенең уңышлары белән һәрдаим сөендереп тора.

2008 нче елда гимназия "Россиянең иң яхшы мәктәпләре" милли реестрына кертелә, 2010 елда "Россия-ЮНЕСКО: партнерлыкка 60 ел" бәйгесендә җиңеп чыга. 2012 елда "Дәресләрдән соң мәктәп" проекты белән республика бәйгесе җиңүчесе була. 2013-2014 нче уку елында гимназия Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы 100 мәктәбе" исемлегенә кертелде. Шушы уку елында гимназия Ризаэддин Фәхреддин исемендәге бәйгенең дипломына ия булып, үз алдына яңадан-яңа бурычлар куеп эшли башлады.

Билгеле булганча, январь аенда танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Фәхреддиннең туган көне билгеләп үтелә. Бу дата уку йорты кысаларында бервакытта да игътибарсыз калдырылмый. Агымдагы елда олуг мәгърифәтченең тормышына һәм иҗатына багышланган викторина 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда укучыларның бу өлкәдәге белемнәрен ачыклауга юнәлдерелгән үзгә бер чара булды.

Чарада шулай ук "Альметьевский вестник" газетасы баш мөхәррире, "Ак калфак" татар хатын-кызларының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова, Мөслимәләр җәмгыяте рәисе Наилә Зыятдинова, Р. Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, мәгариф идарәсе белгечләре катнашты.

Гимназиянең инглиз теле укытучысы Әнис Шәмсуллин викторинаны башлап бәйгенең шартлары белән таныштырды. 6-7 нче сыйныф укучыларыннан төзелгән 7 команда актлар залының алгы өлешенә куелган өстәлләр артында урын алдылар. Алар Ризаэддин Фәхреддиннең тормышына, аның хезмәтләренә кагылышлы 25 сорауга җавап бирделәр. Командаларга җавапларның дөрес вариантларын билгеләп, жюрига тапшыру өчен 20 секунд вакыт бирелде.

Уен барышында укучылар үзләренең галим белән кызыксынуларын, аның турында күп мәгълүмат белүләрен күрсәттеләр.

Диләрә Гыймранова залда утыручы балаларга сораулар бирде. "Р. Фәхреддин велосипедны беренче тапкыр кайда күргән?" яисә "Галим сул кулы белән яза белгәнме?" кебек кызыклы сорауларга җавап бирергә, бирелгән җавапларны вакыйгалар белән бәйләп анализларга теләүчеләр шактый күп табылды залда. Алар музейдан бирелгән бүләккә дә ия булдылар.

Гимназиянең директоры Фирүзә Вәлиуллина викторинаны оештырган инглиз теле укытучысы, 6 «А» сыйныфы җитәкчесе Әнис Шәмсуллинга һәм тарих укытучысы, 6 «Г» сыйныфы җитәкчесе Ринат Кадыйровка, килгән кунакларга олы рәхмәтен белдерде. Милли һәм әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлдерелгән чараларның гимназиядә даими үткәрелүен, викторинаның Р.Фәхреддин декадасы кысаларындагы очрашуларның берсе булуын ассызыклады.

Викторина җиңүче командаларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

Фәрдия ХӘСӘНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International