Педагоглар арасында иҗат конкурсы булды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
23 гыйнварда “Бала үсеше үзәге” – 1нче “Бәләкәч” балалар бакчасында педагоглар арасында “Онытмыйбыз, горурланабыз!” дигән темага иҗат конкурсы үтте. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Конкурста 4 команда катнашты.

Командалар эчтәлекле, дулкынландыргыч тамаша күрсәттеләр. Тәрбиячеләр Фарукшина Светлана Саввична, Мөхәммәтҗанова Зөлфирә Зәйтүновна, Козлова Лилия Нәфисовна, Галиева Лилия Таһировна, Сабирҗанова Ленара Нәфисовна, физик культура инструкторы Осетрина Марина Николаевна составындагы “Аврора” командасы җиңеп чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International