Иртәнге планеркада үткән атнага йомгак ясалды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Район башлыгы планерканы күңелле хәбәрдән башлады: Әлмәт чыршысы ТР муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел чыршысын иң матур бизәү конкурсында җиңеп чыккан.

Районда тагын бер уңыш бар. “Авыл җирлекләрендә үзәк яңа ел чыршысының иң яхшы бизәлеше” номинациясендә көньяк-көнчыгыш зонада Әлмәт авыл җирлеге 3нче урын алган.

Шәһәрнең оператив хезмәтләре соңгы атнадагы сводканы бәян иттеләр. Районда 16 җинаять эше кузгатылган, шуларның 10ысы ачылган. Эчкән баштан автомобиль йөртүче 12 кеше тоткарланган. Төзүчеләр проспектында “резин” квартирның эшчәнлеге туктатылган. Чит ил кешеләрен эшкә алуда закон бозулар булган.

МЧС вәкилләре белдерүенчә, атна эчендә ике янгын булган. Кама-Исмәгыйль авылындагы янгында бер ир-атның бите пешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International