“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Мин 1936 елда туганмын. Быел Өлкәннәр көненә соцзащитадан бер тапкыр бирелә торган компенсация алмадым. Минем акча кая киткән?

Җавап: Предприятисез пенсионер буларак сезгә Өлкәннәр көненә акча 2014 елның 30 октябрендә Сбербанктагы расчет исәбегезгә күчерелгән, чөнки башка елларны шунда күчерелә торган булган. Расчет исәбегез ябылу сәбәпле акча бюджетка әйләнеп кайткан.

Декабрь аенда акча яшәгән урыныгыздагы почта бүлегенә кабат җибәрелгән, сез аны 13 декабрьдә алгансыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International