3нче поликлиникада колагы каты инвалидларга медосмотр оештырылды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин инициативасы белән 3нче шәһәр поликлиникасында ял көнне сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә – бәләкәйдән үк начар ишетүчеләргә, саңгырауларга (индивидуаль реабилитация программасы булмаганнарга) медосмотр үткәрелде. 20ләп кеше чиратсыз, иркенләп кенә тиешле анализлар бирделәр, ЭКГ үттеләр, аларны невролог, терапевт, отоларинголог карады.

Шулай кайгыртып тору, хәзерге ярдәм чаралары белән тәэмин итү колагы ишетмәгән кешеләргә үзләрен тыныч, ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International