Узган тәүлектәге вакыйгалар сводкасы

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Узган тәүлектә республика полицейскийлары 30 җинаять ачтылар, шуларның 2се үтерү, 2се талау, 7се урлау.

Законсыз әйләнештән 0,64 грамм героин һәм 0,46 грамм синтетик наркотиклар алынды.

Хәбәрсез югалган 5 кеше эзләүгә куелды. Аларның 2се элек тә өйләреннән китә торган булган.

Татарстан полицейскийлары Нижневартовск шәһәрендә элек Әлмәттә яшәгән 54 яшьлек хатынны тоткарладылар, ул РФ Җинаять кодексының 160нчы маддәсендә каралган җинаять (“Үзләштерү яки өстенә чыгу”) кылуда шикләнелеп 2013 елның октябреннән бирле федераль эзләүдә булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International