Әлмәт кикбоксингчыларының уңышы

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
21-25 гыйнварда Башкотстанның Туймазы шәһәрендә кикбоксинг клублары арасында Россия чемпионаты һәм беренчелеге булды. Анда илнең төрле төбәгеннән 400ләп спортчы катнашты. Әлмәттән тренерлар Марат Гыймаев, Андрей Рыжиков, Тимур Гыймаев, Александр Панов җитәкчелегендә “АЛГА” клубында тәрбияләнүче 14 спортчы барган иде. Алар уңышлы чыгыш ясадылар. 12се призлы урыннар яулады, ә Денис Скворцов (АКФК студенты), Альберт Мостафин (АКФК студенты), Инсаф Мусин (Урман Кәләе мәктәбе) 1нче урынга чыктылар.

Ярышка баруны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен спортчылар СМП "Нефтегаз”, "АУМиН", "Альком", "Фенстер", “Елховлес” фирмалараны рәхмәт белдерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International