Сугыш ветеранын район башлыгының урынбасары котлады

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова Бөек Ватан сугышы ветераны Евлампьев Николай Ивановичны туган көне белән котлады, аңа район башлыгыннан котлау открыткасы, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. Николай Ивановичка 89 яшь тулды.

Ветеранны шулай ук ул эшләгән “Татнефть УРС” предприятиесе һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре дә тәбрикләде.

Николай Иванович Әлмәт районының Яңа Елань авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлаган. 1943 елда аны сугышка алганнар. Сапер, автоматчы булган. Бер бәрелештә яраланган.

1950 елда хәрби хезмәттән азат ителгән. Башта Төньякка китеп эшләгән, 1955 елда әйләнеп кайткан, ДОКка эшкә кергән. Аннары УРСка күчкән, ненсиягә чыкканчы шунда балта остасы булган. “Германияне җиңгән өчен”, юбилей медальләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International