Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Әлмәткә килде

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Узган җомга көнне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Әлмәткә килде. Ул шәһәребезнең үзәк мәчетендә җомга намазын алып барды. Шулай ук ул үзәк мәчеттә һәр атна саен дәресләргә өйрүче сукыр мөселманнар белән очрашты. Рөстәм хәзрәт Батров Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты. Ул аларга ислам цивилизациясенең мәдәни байлыгы, исламда рәсем ясау сәнгате һәм архитектура турында сөйләде.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International