ТОС-7Ада 2014 елга йомгак ясалды

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
23 гыйнварда 7А территориаль җәмәгать советында (баш предприятие “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ) 2014 елга йомгак ясадылар. 3нче урта мәктәпнең актлар залында үткән җыелышта ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов катнашты.

Төп доклад белән “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ директоры Василий Юрченко чыгыш ясады. Ул микрорайонда яшәүчеләр алдында узган елгы җыелышта әйтелгән проблемалы мәсьәләләрне хәл итү турында сөйләде.

2нче Интернациональ сайлау округыннан депутат, район башлыгы Мәҗит Салихов соравы буенча “Татнефть” ААҖ тарафыннан бирелгән 1 200 мең сум акча 8 март урамында ишек алдын асфальтлауга, Сөләйманова, Тельман, Пугачев урамнарында чокырларны тигезләүгә, кер киптерү мәйданчыгын төзәтүгә киткән. ТОСка керүче предприятиеләр тарафынна агачлар утыртылган, урамнар җыештырылган һ.б. В.Юрченко социаль юнәлештәге эшләрне, ветераннар белән эшләүне, хокук бозулар профилактикасы алып баруны, халык дружинасы эшен оештыруны һәм башка күп төрле эшләрне телгә алды. Ул предприятие, оешма, коммерция оешмалары җитәкчеләрен, микрорайонда яшәүчеләрне ТОС эшендә активрак катнашырга чакырды.

Җыелышта шулай ук полиция бүлеге начальнигы Дамир Гарипов, полициянең участок инспекторы Рөстәм Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Район башлыгы Мәҗит Салихов районның социаль-экономик үсешен бәян итте, депутат буларак эшләнгән эшләр турында сөйләде.

Җыелыш ахырында анда катнашучылар район, предприятие җитәкчеләренә эшләнгән эшләр өчен рәхмәт әйттеләр, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International