Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Минтимер Шәймиев Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салиховка "Яңарыш" республика фонды хәйриячеләр китабының V томын тапшырды
2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Хәйриячеләр китабының V томын һәм рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Чара башында очрашуда катнашучыларга "Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы" видеролигы тәкъдим ителде, анда Болгар һәм Зөя тарихы, шулай ук тулаем республика мирасы турында сөйләнелде.
Минтимер Шәймиев чыгышында билгеләп узганча, тәкъдим ителгән роликны исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм иң яхшы сценаристлар, операторлар эшләгән. "Без аны кат-кат карадык, фильм безнең тәкъдимнәрне истә тотып эшләнеп бетте. Бүген Татарстан аның аша дөньяга танылды. Сез күргәнчә, биредә безнең катлаулы тарих чагыла. Эшләүчеләр белдергәнчә, фильмны дөньяның 67 илендә күрәчәкләр, алар белән килешүгә ирешелгән инде", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Ул искәрткәнчә, Татарстан көннән-көн таныла бара. "Фильмда Татарстан тарихы, милләтебезнең нинди сынаулар, нинди сугышлар аша узуы сурәтләнгән. Бүген бездә тынычлык һәм дуслык хөкем сөрә, Татарстанның уңышлы үсешен күзәтәбез. Барысы да чагыштыруда беленә, иң беренче чиратта, - Россия киңлегендә һәм аннан читтә", - дип өстәде ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгарны Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертүне зур җиңү дип атады. Татарстанның изге урыннарын торгызуга ярдәм иткән һәм булышучы барлык хәйриячеләргә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, алда әле Болгарда да, Зөядә дә эшләнәсе эшләр шактый. "Вакыт шуны таләп итә. Болгар һәм Зөягә килергә теләүче туристлар саны арта. Узган ел Болгарда 258 мең турист булып китте, Зөягә килүчеләр дә шактый булды", - дип хәбәр итте М.Шәймиев. Ул билгеләп узганча, хәзерге вакытта Болгар белән Зөядә яңа музейлар булдыру ниятләнә, алар тагын да күбрәк туристларны үзләренә җәлеп итәр дип күзаллана.
"Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә Казанда да тарих һәйкәлләрен саклап калу һәм торгызу буенча күп эшләр башкарыла. Бу процесска Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә, ә зур шәһәрдә моны эшләү тагын да катлаулырак", - диде Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев Болгарны һәм Зөяне торгызуга зур өлеш керткән өчен исемнәре китапның “алтын сәхифәләренә” кергән депетатларга, муниципалдь берәмлек башлыкларына Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Хәйриячеләр китабының V томын һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Минтимер Шәймиев кулыннан бүләкләрне Әлмәт район башлыгы Мәҗит Салихов та алды.
М.Шәймиев хәйриячеләргә тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде. "Үткәнне белү зарур, эшләрне киләчәктә уңыш китерерлек итеп, бүген эшләргә кирәк. Бөтенегезгә уңышлар телим", - диде ул.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз