Студентлар интернат балаларына бәйрәм бүләк итте

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары һәм ял-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар интернат-мәктәбендә хәйрия акциясе үткәрделәр.

Бу яңа ел тамашасында төп геройлар Кыш бабай белән Кар кызы түгел, ә Бүре белән җиде Кәҗә бәтие булды. Бәйрәм бик күңелле, балалар үз чирләрен беразга булса да онытып торырлык итеп оештырылды.

Тәрбияләнүчеләр һәм аларның педагоглары, кышкы сессия чоры булуга карамастан вакыт табып, балаларга бәйрәм бүләк иткән өчен студентларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ахырда студентлар балаларга бүләк өләштеләр, алар белән фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International