“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хәерле көн. Без яшь гаилә, торыр урыныбыз юк. Түбән Мактамадагы 5нче микрорайонга юллар һәм коммуникация кайчан булыр икән, шуны беләсе килә.

Җавап:
М-5 микрорайонына юл салу мәсьәләсе бу микрорайонда индивидуаль йортлар төзелеп беткәннән соң каралачак. Бу микрорайонда юлларга вакташ түшәү мәсьәләсе 2015 елда муниципаль берәмлек бюджетында җитәрлек кадәр лимит булган очракта каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International