РФ дәүләт бюджеты чыгымнары 10-15 процентка киметелергә мөмкин – Дворкович

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2015 елда РФ дәүләт бюджеты чыгымнары 10-15 процентка киметелергә мөмкин, дип белдерде вице-премьер Аркадий Дворкович Давоста барган Бөтендөнья икътисади форумында.

"Без чыгымнарның бер өлешен киметәбез, әмма бюджетны 2 тапкыр киметмибез, 10 процентка, бәлки 15 процента кыскартырбыз", - дип китерә вице-премьер сүзләрен "Интерфакс". Ул шулай ук Россия "аеруча мөһим өстенлекләр" өчен резервлардан файдаланылачак, дип белдерде. "2015 елның I кварталында банк системасының тотрыклылыгы төп фактор санала, шуңа да без резервларның бер өлешен банкларның капиталларын арттыру өчен файдаланырга карар иттек. Без резервларның бер өлешен финанс-бюджет системасының тотрыклылыгын саклау өчен файдаланабыз", - диде Дворкович.

Хәбәр ителгәнчә, федераль займ облигацияләре хисабына 1 триллион сумны банкларны капиталларын арттыру тоту карар ителгән. Федераль бюджет чыгымнары Резерв фондыннан 500 миллиард сумга финансланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International