Татарстанда ир-атлар күбрәк үлә

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда, менә инде дүртенче ел рәттән, туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк. Бигрәк тә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Түбән Кама, Саба, Тукай кебек муниципаль берәмлекләрдә бу ачык сизелә. ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева бүген узганколлегия утырышында шул хакта белдерде.

Шуңа да карамастан, 2013 ел белән чагыштырганда, үлүчеләрне теркәү 1,3 процентка арткан (2014 елда 47047 үлем очрагы теркәлгән). Алар арасында ир-атлар күпчелекне тәшкил итә —51,6 процент. Әлеге ир-аталарның 40 процентка якыны исә 60 яшькә дә, ягъни, пенсия яшенә дә җитмәгән. 60 яшен тутырмыйча фани дөньяга китүче хатын-кызлар саны 16 процент тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International