Татарстанда өйләнешүчеләр саны кимегән

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда гаиләләрен теркәүчеләр саны былтыр, 2013 ел белән чагыштырганда, 3,1 процентка кимегән.

Гаилә корырга теләүчеләрнең яшь ягыннан “үсүе” күзәтелә. Моннан 5 ел элек 52,5 процент хатын-кызлар 18-25 яшьтә кияүгә чыкса, хәзер исә бу яшьтә гаилә корырга теләүче хатын-кызлар 42 процентны гына тәшкил итә.

2010 елда 25-34 яшьлек кияүгә чыгучыларның саны 33,5 процент булса, 2014 елда бу сан 42 процентка җиткән.

Мондый күренеш ир-атларда да хас. Ир-атларның күпчелеге (53 процент) 25-35 яшьтә гаилә корырга омтыла. 2010 елда бу сан 44,5 процентны тәшкил иткән.

2014 елда өйләнгән иң өлкән кияү Казаннан булган, аңа − 89 яшь. Ә иң олы кәләш исә Сарман районында, ул 84 яшендә кияүгә чыккан.

2014 ел мәгълүматлары буенча, республикада аерылышу очраклары 3,8 процентка кимегән (15,1 мең очрак). Аерылышуларның 36 проценты яшь гаиләләргә (гаилә стажы 1-5 ел чамасы) туры килә. ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева бүгенге коллегия утырышында чыгыш ясап, шундый статистик белешмәләр китерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International