ТРда техника язгы кыр эшләренә 1 апрельгә әзерләнеп бетәчәк

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТРда техниканы язгы кыр эшләренә 1 апрельгә әзерләп бетерү планлаштырыла. Санкцияләр кертү һәм валюталар курсы күтәрелү запас частьләр сатып алу процессына кагылды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР агросәнәгать комплексында язгы кыр эшләренә 14 мең трактор, шул исәптән 550 чәчү комплексы, 6,7 мең чәчкеч, 5,8 культиватор, 1 меңнән артык күп функцияле туфрак эшкәртү агрегатлары җәлеп ителәчәк. Бу чәчү кампаниясен расланган агротехник вакытта үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Инженер хезмәтләр алдына чәчү, туфрак эшкәртү машина һәм тракторларын 1 апрельгә кадәр әзерләп бетерү бурычы куелган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин ителеш бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада ремонт эшләрен башкару өчен 700гә якын остаханә, 800дән артык авыл хуҗалыгы техникасын төзәтү пункты бар, аларда 1 меңнән артык ремонт бригадасы, 3 меңгә якын квалификацияле механизатор һәм слесарь эшли.

Хуҗалыкларда чит илдән кайтарылган техника күп файдаланыла. Шуңа да кыска вакыт эчендә аларны эшләп җибәргән заводларга заказ урнаштыру бурычы куелган. Министрлыкның механикалаштыру хезмәте запас частьләр җибәрү һәм авыл хуҗалыгы машиналарын вакытында ремонтлауны күзәтеп тора.

2015 елгы кыр эшләренә техниканы әзерләү өчен 3 миллиард сумга якын акча таләп ителә, аларның 1,3 миллиард сумы чәчү кампаниясенә тотылачак. Бәяләр артуны истә тотып, республика буенча хуҗалыкларга финанс йөкләмәсе якынча ярты миллиард сумга артачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, 2015 елның 21 гыйнварына республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре 553 миллион сумлык запас частьләр сатып алган. 6 мең берәмлеккә якын трактор, 4178 берәмлек чәчкеч, 206 берәмлек чәчү комплексы, 4200 берәмлек культиватор ремонтланган.

Актаныш, Буа, Кайбыч, Түбән Кама, Әгерҗе, Азнакай һәм Аксубай муниципаль районнарында эш бигрәк тә актив рәвештә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International