Әлмәттә туйлар сезоны башланды

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
15 гыйнварда ӘМР башкарма комитетының ЗАГС идарәсе өйләнешүчеләр өчен ишекләрен тантаналы төстә ачып җибәрде.

Һәр никах, гаилә төзү үзенә бер зур вакыйга булса да, бусы аерым урын алып тора, чөнки ул “Туй -2015” сезонын ачып җибәрде. Бу көнне Тимур Кәлимуллин белән Василиса Куликова мөнәсәбәтләрен тантаналы шартларда рәсмиләштерергә булдылар.

Бәхетле парны тантаналы шартларда ЗАГС идарәсе белгече Р.Р.Насыйрова тәбрикләде, туачак балаларын теркәү өчен ЗАГСка тагын да килергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International