ТРда яшелчә бәяләре арта бара

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстанда күмәч һәм аракы бәясе үзгәрешсез кала. Федераль статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсе үткәрә торган төп азык-төлек продуктлары бәяләренә атналык мониторинг мәгълүматлары әнә шул хакта сөйли.

19 гыйнварга карабодай ярмасына 0,3 процентка бәя күтәрелгән. Яшелчә хаклары да үсүен дәвам итә. Әйтик, бер атна эчендә кәбестә бәясе 10, кишер 6,8, ә бәрәңге белән суган 5-5,2 процентка күтәрелгән.

Мониторинг вакытына кыйммәтләнгән башка ризыклар арасында: шикәр комы, сырлар, тары ярмасы, үсемлек мае, туңдырылган балык, сыер ите, тавык йомыркасы, каймак, зарарсызландырылган (пастеризация, стерилизация) сөтләр, аш тозы, майлы эремчек, дөге, пешкән казылык, бодай оны, арыш-бодай ипие, тавык, атланмай бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International