Этләр-песиләр турында сөйләшү

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Капот астына кергән песиләр яисә көчекләр турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу хакта Әлмәттә дә беләләр. Кайберәүләр ишетеп кенә түгел, үзләре күреп тә беләләр. Шуңа күрә игътибарлырак булырга чакыралар.

- Машинагызны кабызганчы капотка шапылдатып алсагызчы, - ди бер әлмәтле һәм радиатор рәшәткәсе артына кереп поскан мәче фотосын урнаштыра.

Ел саен салкыннар башлану белән песиләр җылы эзләп машина моторы янына үрмәлиләр, яки тәгәрмәч өстенә менеп утыралар. Кайберләре шунда бик интегеп үлә.

Әлеге фото һәм өндәү социаль челтәрләрдә актив тарала, әмма икенче төрлерәк уйлаучылар да бар икән.

- Аңламассың, әллә җан ияләре турында кайгырталар, әллә шулай итеп үзләрен танытасылары килә. Кешеләр турында күбрәк уйларга кирәк! – дип язган бер кыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International