Медсанчасть бүлекчәләрендә хисап җыелышлары бара

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең бүлекчәләрендә 2014 ел йомгаклары буенча хисап җыелышлары башланып китте. Бүлекчәләрнең җитәкчеләре үз коллективлары каршында эш йомгаклары турында хисап тоталар, эшләнгән эшләр турында профсоюз лидерларының хисаплары тыңлана, эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, эш шартларын яхшырту турында тәкъдимнәр карала, яңа елга бурычлар ачыклана.

13 февральдә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте хезмәт коллективының ел йомгаклары буенча хисап-сайлау җыелышын үткәрү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International